Иске Чүпрәле авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

   Киләсе елга җирлектәге  үзара салым суммасы 300 сум тәшкил итә. Иске Чүпрәле авыл җирлеге буенча референдумда катнашучыларның саны - 3899 кеше.

   Искәртеп үтәбез, Татарстанда үзара салым буенча  референдумнар 2013 елдан бирле уза. Халыктан җыелган һәр сумга республика хөкүмәте тагын 4 сум акча өстәп бирә.

   Авыл халкы, программаның мөһимлеген аңлап, референдумда бик актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International