Чүпрәледә көнбагыш суктыралар

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

      Район хуҗалыклары басуларында үстерелгән 3443 гектар мәйдандагы шикәр чөгендеренең 3374 гектарында, яисә 98 проценты казытып алынды.

 

     Һәр гектардан уртача 357 центнер уңыш чыкты.Татлы тамырлардан иң югары уңышны “Цильна” җәмгыяте, “Мәхмутов И.Ә”, “Низамов А.А.” һәм “Бикчуров Р.А.” крестьян - фермер хуҗалыклары үстерде. Аларда бу күрсәткеч 600 – 500 центнер тәшкил итә. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре көнбагыш үстерү белән ныклап шөгыльләнә башлады. Быел аны барлык хуҗалыклар да икте диярлек. Кыйммәтле культура дип аталган көнбагыш биләгән басу мәйданнары 3000 гектардан да артып китте. Бүгенге көнгә аның бер мең гектарындагы бөртекләр суктырып алынды (32 %). Уртача уңыш 17,6 центнер белән исәпләнә. Республика буенча алганда, көнбагышның 30 проценты җыеп алынды. “Бикчуров Р.А.” крестьян - фермер хуҗалыгында аның һәр гектарыннан 25 центнер уңыш алалар. “АгроТрансПорт” җәмгыятендә дә гектарларга күчереп исәпләгәндә уртача 20 центнер көнбагыш суктыралар. 2481 гектарда үстерелгән рапс тулысынча җыеп алынды. Уңыш һәр гектардан уртача 10,1 центнер булды. Республика районнарында әлеге культураны суктыру дәвам итә (80%, уңыш – 14,2 центнер). Силоска дип үстерелгән 4100 гектардагы кукуруз басуларында да эшнең кызу чагы. Бүгенге көнгә аның 3000 гектардагысы урып алынды. Кышлату чорында ферма терлекләре өчен кукуруздан 45,8 мең тонна силос салынды. Мал азыгына килгәндә, 6,7 мең тонна печән әзерләнде һәм 50300 тонна сенаж тупланды. Райондагы 11300 баш мөгезле эре терлекнең һәркайсына уртача 2,5 тонна чамасы азык запасы булдырылды.
       Берүк вакытта үсемлекләрдән бушап калган басуларда киләсе ел уңышы өчен төп агротехник чаралардан саналган – көзге туфрак эшкәртү кебек мөһим эшләр дә дәвам итә. План буенча 48,1 мең гектар басулар сөрелергә тиеш булса, бүгенге көнгә аның 40,2 гектарында (84 %) эш башкарылды.
Рәсемдә: “Бикчуров Р.А.” крестьян – фермер хуҗалыгында көнбагыш 800 гектарга якын мәйданны били. Комбайнчылар Илгизәр Бохариев һәм Фәрит Басыйров (рәсемдә сулдан өченче һәм дүртенче) һәр мөмкинлектән оста файдаланып вакытны кулдан ычкындырмаска тырышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International