Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар токымлы атлар турында китап басылып чыкты

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

   Татар токымлы атларны ничек кабат үрчетә башлау турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татарча басылып чыккан китаптан укып белеп була.

   «Узган елның декабрендә селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча Россия Федерациясе дәүләт комиссиясе “Татар” токымыннан булган атларны Федераль дәүләт реестрына кертте. Бу әлеге токымны яңарту буенча 8 – 10 ел дәвамында  башкарылган эш  нәтиҗәсе. Татар токымлы атлар – ул безнең  милли горурлыгыбыз», - дип  үз фикерен укучыларга җиткерә Татарстан Республикасы Премьер- министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат  Әхмәтов.

   Китапка кереш өлештә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та атларга карата электән үк килгән мәхәбәте турында сөйли һәм үз гаиләсе тарихыннан шулай ук бу затлы хайваннарга бәйле шәхси хәтирәләр белән бүлешә.   

   Китап авторлары: биология фәннәре докторы, профессор, Н.Э. Бауман ис. КДВМАнең биология, генетика һәм хайваннар үрчетү кафедрасы мөдире Равил Хәертдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  терлекчелек тармакларын  үстерү  бүлегенең ит җитештерү секторы әйдәүче киңәшчесе Айрат Хәбибуллин, “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов һәм башкалар  татар атлары тарихы, әлеге токымны үрчетү һәм аларны карау турында уникаль материал тупладылар. Китапта татар атлары токымының төп билгеләре тасвирланган - аларның экстерьер, төс аерымлыклары, гәүдә  төзелешләре, продуктив сыйфатлары, чыдамлыгы һәм аларга  гына хас булган  башка үзенчәлекләр. 

   Татар атларының танылып өлгерүләрен дә әйтеп китәргә кирәк: алар милли Сабантуй бәйрәмендә,  ат чабышларында катнашалар, призлы урыннар алалар һәм хәтта кинога да төшәләр. Мәс., тиздән экраннарга  чыга торган “Зәләйха күзләрен  ача”  фильмында төп герой Кремльгә нәкъ  менә  татар атларында  килә.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International