Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларны авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча очрашуларга чакыра

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

   17 һәм 18 сентябрьдә Татарстанның Тукай районында Авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре районның шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашулар уздыра.  

   Очрашулар барышында кече эшкуарлык субъектлары һәм кече хуҗалыклар өчен дәүләт ярдәме чаралары аңлатылачак. Урыннарга чыгуның максаты шулай ук кооператив партнерлыкның мөмкин булган схемаларын булдыру өчен муниципаль районны өйрәнүдән гыйбарәт.   

   Чара нәтиҗәләре буенча район җирлекләре кысаларында районның  эшлекле активлык рейтингы билгеләнәчәк.      

   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тагын шуны искәртеп уза, авылда эшкуарлык һәм авыл кооперациясе әсьәләләре  буенча «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә (843)221-77-40, (843)292-07-59 телефоннары аша  һәм цкскрт.рф сайты буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International