Чүпрәлеләр үз ишегалларын ничек күрергә теләүләре турында фикер алышалар

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

   Чүпрәле районында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган  «Безнең ишегалды» проекты буенча  күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар дәвам итә.

   Исегезгә төшерәбез, биш ел эчендә проект нигезендә Татарстанда күп фатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау тәкъдим ителә. Аның беренче этабы - фикер алышулар төрендә уза.

   Бүген шундый очрашулар Базарлы һәм «Дачный» поселогындагы Көньяк урамнарындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән узды. Очрашуда район Башлыгы Марат Гафаров, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ринат Гайзатуллин , шулай ук,  район җитәкчелеге, ведомство белгечләре катнашты.

   Җитәкчеләр “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан тормышка ашырылучы «Безнең ишегалды» проектының  асылын  аңлатып, әлеге юнәлештә нинди эшләр алып барылачагын  сөйләделәр.

   – Сездән башка  беркем дә ишегалларыгыз өчен нәрсә кирәклеген белми, – дип билгеләп үтте Ринат Гайзатуллин, - Шуңа күрә сез үз тәкъдимнәрегезне дә кертергә тиеш.

   Әлеге урамнарда  яшәүчеләр, балалар мәйданчыклары, тротуарлар, чүп контейнерлары өчен мәйданчыклар һ., һ.б  схемада үзләре билгеләп үттеләр. Әлеге тәкъдимнәрнең барысы да теркәлеп, киләчәктә проектлаштыру өчен ТР төзелеш һәм архитектура министрлыгына җибәреләчәк, ә әзер проектлар яңадан йортларда яшәүчеләр белән килешеп эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International