Үзмәшгульләр өчен кайнар линия

2019 елның 20 августы, сишәмбе

   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимын куллануга бәйле мәсьәләләр, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча «Проверенный бизнес» http://provbiz.ru Интернет-ресурсы экспертларыннан түләүсез консультация алырга мөмкин булуын аңлата.

   Түләүсез “кайнар линия” телефоны - 8 800-222-37-22.

   Искәртеп китәбез, Татарстан Республикасы территориясендә яңа  салым режимы 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, һөнәри керемгә салымны тикшереп карау буенча  дүрт пилот төбәкнең  берсе булып сайланды.     Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төле  министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үзмәшгульләр өчен салым буенча мәгълүматны да аңлатып узган иде.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International