Чүпрәледә WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтихан бирәләр

2019 елның 14 июне, җомга

   Элек елларда урта һөнәри техник училищесы, аннан соң тармаклы технологияләр техникумы статусы алып күп төрле белгечләр әзерләүче уку йорты ел саен районга дистәләгән кадрлар бирә.

   Техникум директоры Рамил Әхмәтов сүзләренчә, бүгенге көндә биредә 324 студент белем ала. Укучыларга төпле берем бирү өчен монда бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, 400 мең сумлык жиһазлар алынган. Тагнын 2 миллион сумлык жиһазлар кайтару планлаштырылган. Быел техникум Ворлдскиллс Россия стандартлары буенча күрсәтмә имтиханнар тапшыру өчен сертификат та алган. Күрсәтмә имтихан үткәрү өчен уку йорты башта аккредитация үтәргә тиеш.

   Шуннан соң гына ул күрсәтмә имтихан үткәрү үзәге статусын ала. Мондый үзәкләр махсуслашкан мәйданчыклар, заманча технологик җиһазлар белән җиһазланырга тиеш. Аның кысаларында, булачак белгечләр, халыкара таләпләр нигезендә, үзләренең профессиональ осталыкларын күрсәтә алсыннар өчен, реаль җитештерү шартлары модельләштерелә. Өстәвенә, студентларның белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен укытучылар тугел, ә бәйсез экспертлар бәяли. Эксперт булу өчен дә Россия дәрәҗәсендәге WorldSkills эксперты сертификаты яки бу чемпионатларда уку үткәнлек турындагы таныклык кирәк. Имтиханнар тапшыру барышы турында Курган өлкәсендәге уку йортыннан баш эксперт сыйфатында килгән Евгений Булдашов белән сөйләштек. Ул автомеханик белгечлеге буенча укучы студентлар белеменә югары бәя бирде, тырышлыкларын ассыкзыклады. Шушы көннәрдә 17 студент әлеге һөнәр иясе булачак икән. Бүгенге көндә техникумда Мамадыш, Спасск һәм Норлат районнарыннан килгән бәсез экспертлар да эшли, алар чыгарылыш студентларның теоретик һәм практик белемнәренә тиешле билге куячаклар. Имтихан нәтиҗәләре буенча укучылар Skills-паспорт алачаклар.

   Әлеге документ дипломга өстәмә булып бара һәм аларга эш табуда ярдәм итәчәк. Хәзер эш бирүчеләрнең күпчелеген теоретик әзерлектән бигрәк потенциаль хезмәткәрләрнең практик күнекмәләре кызыксындыра. Алар, мондый демонстацион - имтихан нәтиҗәләренә таянып, үзләренә кирәкле кадрларны сайлап ала алачаклар. Исегезгә төшерәбез, күрсәтмә имтиханнар Россиядә «Ворлдскиллс Россия» берлеге тарафыннан узган елда эшләтеп җибәрелгән иде. Быел аларны бөтен ил буенча 30 меңнән артык көллият һәм техникум чыгарылыш укучылары тапшырачак. WorldSkills методикасы талантлы яшьләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. ”Хәзер WorldSkills хәрәкәте киң таралды. Хезмәт базарына көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләп чыгару аның төп максаты итеп куела. Бу максатны тормышка ашыру өчен күрсәтмә имтихан үткәрелә. Ягъни укучы, уку йортын тәмамлап, имтихан тапшыра, бу исә билгеле бер компетенция буенча белгеч әзерләүнең сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бирә, - ди уку йорты директорының уку-производство эше буенча директор урынбасары Раил Нигманов. Имтихан билгеләре шул ук көнне компьютер базасына кертелә, аннан инде берни үзгәртеп булмый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International