Чүпрәледә “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсы үтте

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

   Үткән атнада 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында  6 команда катнашында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары өчен “Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” конкурсының район йомгаклау этабы узды.

  Әлеге чара балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү, балаларны һәм яшүсмерләрне урамда һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалауга җәлеп итү, балаларны һәм яшүсмерләрне яшь инспекторлар хәрәкәте отрядларына җәлеп итү буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында ел саен үткәрелеп килә. ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан Куркынычсызлык фонды һәм мәгариф бүлеге белән бергәләп уздырылучы “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсы укучыларда урамда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен формалаштырырга, балаларның транспорт чаралары аркасында юлларда имгәнүен булдырмый калырга да бик ярдәм итә. Чарада район мәгариф бүлеге мөдире Илсур Халитов һәм методист Илнур Мавзютов, Казан шәһәре “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге начальнигы Анна Сергудаева һәм әйдәп баручы белгеч Сиринә Мурзакова, район эчке эшләр бүлегеннән юл-патруль службасының өлкән дәүләт инспекторы Дамир Дутов, юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау линиясе буенча муниципаль хезмәткәр Светлана Мигулкина катнаштылар.

   Район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов, Казан шәһәре “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге начальнигы Анна Сергудаева юл хәрәкәтенең яшь инспекторларын сәламләп, аларга ярышның барлык этапларында да уңышлар теләделәр.

  Иске Чокалы, Иске Кәкерле, Яңа Элмәле, Иске Шәйморза, Алешкин-Саплык һәм Матак мәктәпләренең яшь инспекторлар командалары үз белемнәрен биш: отрядның презентациясе (иҗади), юл йөрү кагыйдәләре һәм медицина буенча тест бирү, велосипедны фигуралы йөртү һәм юл чаты (перекресток) этапларында күрсәттеләр.

   Конкурс нәтиҗәләре буенча Яңа Элмәле урта мәктәбе командасы - 1, Алешкин-Саплык - 2, Иске Шәйморза мәктәбе командасы 3 урынга лаек дип табылдылар.

   Шулай ук, һәрбер номинациядә дә аерым-аерым урыннар билгеләнде. “Велосипедны фигуралы йөртү” номинациясендә Нәфис Хөснетдинов – 1 урын, Диана Амосова – 2 урын, Әмир Таҗетдинов  3 урынны яулады. “Юл йөрү кагыйдәләре буенча тест бирү” номинациясендә  Анастасия Полторацкая - 1 урын, Айгөл Алиуллина - 2 урын, Михаил Амосов –3 урын. “Медицина буенча тест бирү” номинациясендә Алмаз Камалов - 1 урын, Денис Денисов – 2 урын, Анастасия Емельянова  3 урынга лаек булды. “Юл чаты” (“Перекресток”) номинациясендә Анастасия Макарова - 1 урын, Диана Скворцова – 2 урын, Яна Шингарева – 3 урын. “Иҗади этап” номинациясендә Иске Чокалы мәктәбе -  1 урын, Иске Кәкерле мәктәбе - 2 урын, Матак урта мәктәбе – 3 урын.

   1, 2, 3 урыннарны яулаган командаларга велосипедлар, кубоклар, Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Шулай ук, төрле номинацияләр буенча аерым  урыннар яулаучылар да Дипломнар һәм Казан шәһәре “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге тарафыннан бүләкләнделәр.

   Яңа Элмәле урта мәктәбенең яшь инспекторлары командасы исә район данын “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсының республика этабында яклаячак. Аларга уңышлар телисе килә.

Анна Сергудаева:

– Яшь инспекторлар конкурсы – бик әһәмиятле профилактика чарасы ул. Бүген андый чаралар уздыру бигрәк тә зарури. Ярышларда катнашу балаларга кызыграк булган саен, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен әйбәтрәк үзләштерәчәкләр һәм урамнарда үзләрен күпкә ышанычлырак хис итәчәкләр. Ел саен үткәрелеп килүче менә шундый конкурсларда һәр мәктәп тә катнашсын иде, балалар үзләренең көчләрен сынап карасыннар, биремнәр авыр түгел, бары тик теләк кенә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International