Чүпрәлеләрне онлайн - сораштыруда катнашырга чакырабыз

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

   ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2020 елда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү проекты кысаларында онлайн - сораштыру сервисы эшли башлады.

   Сораштыруда катнашучылар республикада 2020 елда төзекләндереләчәк парклар, скверлар, мәйданнар, урамнар һәм башка территорияләрне сайлый, я булмаса үз вариантын тәкъдим итә ала.

   Тавыш бирүдә катнашу өчен «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталындагы онлайн - сораштыру сервисына логин һәм парольне кертергә, аннан Чүпрәле районын сайлап, төзекләндерүгә тәкъдим ителгән  территорияләрнең берсе өчен тавыш бирергә кирәк.

   Мондый сораштыру беренче тапкыр 2018 елда үткәрелде. Онлайн - тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Татарстанның йөзгә якын объекты 2019 елга төзекләндерү программасына кертелгән иде. Быел барлыгы 62 объект төзекләндереләчәк, шул исәптән, чүпрәлеләрнең үткән елгы актив тавыш бирү нәтиҗәсендә, Иске Чүпрәленең Үзәк урамы да төзекләндереләчәк. (Бу хакта “Туган як” газетасының  2019 ел, 1 март санында укый аласыз).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International