Чүпрәледә тыл хезмәтчәне икеләтә юбилей билгели: үзенә - 90, ә улына - 55 яшь тулды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

   Иске Чокалы авылының хөрмәтле кешеләренең берсе, тыл хезмәтчәне Юсупова Әлфия Шаһиәхмәт кызына 15 гыйнвар көнне 90 яшь тулды.

  Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге Башлыгы Рәмис Низаметдинов килгән иде. Алар юбилярга озын гомер теләделәр, күпьеллык хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен рәхмәт әйттеләр һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

  Әлфия Шаһиәхмәт кызы, сугыш чоры авырлыклары кичерүгә карамастан, киләчәк көнгә өмет-ышанычын югалтмаган, тырыш хезмәте бәрабәренә бүгенге бәхетле картлык гомерен кичерә.

   Гомер буе юбиляр туган авылында хезмәт куйган, балаларын да авыл хезмәте белән тәрбияләгән. Тормыш иптәше Зарифулла белән биш ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, бер балаларын балачакта ук җирлиләр алар. Җиде яшьлек вакытта уллары Равилне язгы ташу алып китә, бары тик 2 көннән соң гына гәүдәсен эзләп табалар. Әлфия апа тормыш иптәшенең дә үлемен кичергән.

   - Кайгы-хәсрәт күп булды, - дип искә ала ул.

   Бүген юбиляр балалары һәм якыннары карамагында. Туган нигездә ул улы Рәшит һәм килене Дилә белән гомер кичерә. "Диләм минем өчен кызым кебек, бала карагандай тәрбияли үземне”, - дип рәхмәтләрен әйтә.

   9 оныгы һәм 8 оныкчыгы өчен дә Әлфия әби хезмәт сөючәнлек, зирәклек, сабырлык үрнәге булып тора. Ә озын гомерле булуының серен Әлфия Шаһиәхмәт кызы хәрәкәтчән тормыш рәвеше алып баруында күрә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International