Равил Бикчуров: “Белеп үстерсәң көнбагыш бик тә отышлы культура”

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Район хуҗалыклары басуларында соңгы кыр эшләре дәвам итә. Механизаторларның төп хезмәте шикәр чөгендере алуга, көнбагыш суктыруга һәм уңышы җыеп алынган кырларны сукалап калдыруга юнәлдерелгән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, 3904 гектарда үстерелгән шикәр чөгендеренең 70 проценты казытып алынды, һәр гектардан уртача 256 центнер уңыш чыга. Майлы культуралардан саналган көнбагышны районда берничә хуҗалык кына үстерде. Аның гомуми мәйданы 2963 гектарны тәшкил итә. 40 процентка якын басудагы уңыш җыеп алынды. 
Крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Равил Бикчуров белән көнбагыш басуында күрештек. Әлеге культураны бикчуровлылар өч елдан бирле үстерәләр икән. Беренче елны – 250, аннары 300 һәм инде быел аның мәйданын 400 гектарга җиткергәннәр. “Көнбагыш табышлы культура. Дөрес, аны үстерүнең аерым үзенчәлекләре бар. Чәчелә торган кырлар тигез һәм кимендә 25 – 27 сантиметр тирәнлектә сабан белән эшкәртелгән булырга тиеш. Шуларны үтәми торып, мул уңыш турында уйлама да инде”,- ди КФХ башлыгы Равил Бикчуров. Берничә ел эчендә көнбагыш үстерүнең бөтен серләренә дә диярлек төшенгәннәр монда, чәчү әйләнешенә кертеп участок сайлап алу һәм чәчүдән башлап суктыру эшләренә кадәр төгәл эш тәртибе билгеләнгән. Чәчкәндә бер гектарга 50 килограмм исәбеннән минераль ашлама керткәннәр, ике мәртәбә рәт араларын эшкәрткәннәр. Әлеге участоклардан уңышны җыеп алгач та, басуларны чиста парга калдырып ял иттерәләр һәм киләсе көздә уҗым культуралары чәчәчәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International