Лицей-интернат төзелә

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

  Агымдагы елның май аенда Иске Чүпрәле күп профильле лицее янында булачак лицей-интернатның яңа корпусы төзелә башлады.
  Лицейда, район үзәгендәге балалар белән берлектә, районның төрле авыл мәктәпләреннән килгән укучылар да белем ала. Аларны мәктәп автобуслары йөртә - иртән барып ала һәм дәресләр тәмамланганнан соң кире авылларына илтеп куя. Әлбәттә, бу бик уңышлы вариант түгел, чөнки мәктәптә укучылар  өчен дәресләрдән соң да төрле чаралар, 9-11 сыйныф укучылары өчен консультацияләргә кире килергә яисә аларның башланганын көтеп мәктәптә утырып торырга кирәк. Әлеге проблеманы күздә тотып, авыллардан килеп биредә белем алучы укучылар өчен район җитәкчелеге лицей янында интернат төзүне планлаштырып, республика программасына кергән иде.
  Янәшәдә булачак  лицей-интернат мәктәп бинасына тоташып ук китәчәк, интернатның йокы корпусына керү юллары җылытылган булачак һәм ашханәнең ашау бүлмәсе киңәйтеләчәк. Барлык эшләр дә ООО “СК Созидание” төзелеш оешмасы тарафыннан башкарыла. Лицей-интернат ике катлы булачак, аның беренче катында сыйныф кабинетлары булса, икенче катында йокы бүлмәләре урнашачак. Интернат 70 тән артык урынлы булыр дип көтелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International