Шәкүровлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

1973 елың  февраль аенда Кече Чынлы авылында яшәүче  Шәкүровлар гаиләсенә  җиде күктә никах укыла. Хак тәгаләнең әмере белән: "Бу ике яшь парның никахлары бер һәм гомерлек булсын!" - дип язылгандыр. Быел  алар  45 еллык  зәңгәр якут, сапфир бриллиант туйларын билгеләделәр.

Ходай насыйп иткән гомерләрен Шәкүровлар мәгънәле һәм матур итеп узганнар. Аларга балалары  гына түгел, тирә-юньдәгеләр, авылдашлары да һәрвакыт сокланып карый, хөрмәт итә.

Фәридә ханым һәм Иршат абыйның  яшьлек тормышы үзләренең гүзәл туган яклары - тырыш халкы белән дан тоткан Кече Чынлы авылында уза. Авыл тормышы җиңел түгел, ләкин алар беркайчан да зарлануны белми, һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшиләр. Алай гына да түгел, гаилә башлыгы туган җире өчен, үсеше, уңышы өчен янып-көеп йөргән җитәкчеләрнең дә берсе.

Иршат абый үзенең хезмәт юлын  «Цильна» колхозында башлый, автомеханик булып эшли.  Тырыш хезмәте бәрабәренә Шәйморзадагы хуҗалык исәбендәге юл төзү участогы  начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә.  Аннан  Цильна» колхозында  баш агроном, 2002 елдан лаеклы ялга кадәр “Восход” колхозы рәисе вазифасын башкара.  1999 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә.

Фәридә ханым исә хуҗалыкта төрле эшләр башкарудан тыш, гаилә учагын кадерләп  саклаучы уңган хуҗабикә, “Ана даны” медале иясе.

Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып  биш бала дөньяга килгән.  Барысына да  яхшы тәрбия һәм югары белем биреп, зур тормышка аяк бастырганнар алар. Бүген алар  үз тормышларын корып, инде хәзер үзләре дә балалар тәрбияли.

Язмышларында булган барлык авырлыкларны икәүләп җиңеп, бүген   Шәкүровлар  үрнәк әби белән бабай булып яшиләр. Һәркем аларга яхшы киңәшләре, ярдәмчел булулары өчен рәхмәт әйтә.

45 ел дәверендә "сөям", "яратам" дигән сүзләр күп әйтелдеме икән?! Анысы мөһим дә түгелдер инде. Аларның бүген бер-берсенә олы хөрмәт белән караулары ят кешегә дә сизелеп тора.

- Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә: "Изгелек, гүзәл холыклы булу, - иманның яртысы", - диелгән. Гаиләнең тату, һәркемгә үрнәк булуы аның һәр әгъзасының тырышлыгы, күркәм, гүзәл холыклы булуыннан киләдер.

- Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары, оныкчыклары өчен үрнәк булып тора. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат. Барыбыз да әти- әнинең алдагы көннәре саулык-сәләмәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар, оныклар бәхетен күрергә язсын, дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде. Алар безне үстерделәр, яхшы тәрбия бирделәр, безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдылар, - диләр балалары.

Шәкүровлар гаиләсенә быел “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Мәхәббәткә нигезләнгән, бер-берсен кайгыртудан туктамаган бу гаиләнең хисләре киләчәктә дә бәхетле картлыкта  яшәргә көч, канат бирсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International