Яңа Кәкерледә гомер кичерүче Миннәтулла абый Садыйковка 90 яшь тулды

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Яңа Кәкерледә  гомер кичерүче Миннәтулла абый Садыйков авылда иң хөрмәтле өлкәннәрнең берсе. Авыр тормыш елларын балачак елларында үз җилкәсендә күтәреп, лаеклы тормыш юлы узган,  намуслы хезмәте белән дә  күпләргә үрнәк. Олыгайгач та, авыл халкының күңеленә  рухи орлыклар салучы, дини кыйммәтләрнең асылын җиткерүче аксакал ул. Озак еллар авыл мәчетендә имам хезмәтен башкара, мохтаҗларга ярдәм күрсәтә, игелекле гамәлләр башкара.

  Миннәтулла абый Каюм бабай белән Нурҗамал әбинең төпчек баласы булып дөньяга килә. Авылның уңган булган кызы Әлфинур белән матур гаилә корып, тугыз балага гомер бирәләр. Кызганычка каршы, Әлфинур ханым, Миннәтулла абыйны ишле балалар белән ялгыз калдырып, бу дөнья белән иртә хушлаша, ике баласы да бүген аның исән түгел.  

  Гаилә учагын саклап калу өчен, балаларга  ана җылысы кирәклеген бик яхшы аңлап Миннәтулла абый язмышын икенче тапкыр Нурия ханым белән сыный. Бергәләп,  27 ел матур гомер кичеп калалар алар. Нурия апаның да вафатына инде 5 еллап вакыт узган. Бүген юбиляр  беръялгызы үз нигезендә яши.  Әмма ялгыз итеп бервакытта тоймый үзен. Атна үттеме балалары туган йортка кайтып җитәләр. Көн саен “Әти нихәлең бар?”, дип шалтыратмый калмыйлар.

“Гаиләсендә ни күрсә, очканында шул булыр”, диләр. Балалар да,инде бүген нәсел дәвамчылары булган онык-оныкчыклар да төпле югары белем алган шәхесләр, итагатьле, укымышлы, хөрмәткә лаек кешеләр. Гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаганнар, араларында бухгалтерлар, журналистлар, гыйлем ияләре дә бар.

Әлеге сыйфатларга ия булу  тарихына  күз салсаң, Миннәтулла абыйның авылга нигез салучы морзалар нәселенә барып тоташуыннан килә. Ни генә булмасын, юбиляр күркәм олы тормыш юлы узган кеше. Аны бүген авылдашлары да,  җитәкчелек дә ихтирам итә.

Күркәм бәйрәме уңаеннан да котлап район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов Миннәтулла абыйга РФ Президентының котлавын укыды, район башкарма комитеты җитәкчесенең бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International