Татарстан әниләрен үз эшләрен ачарга чакыралар

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

         Татарстан хатын-кызлары үз эшләрен ачу өчен бушлай укый һәм 100 000 сумлык грант ота ала. Мондый мөмкинлекне аларга Амвэй «Киләчәк өчен җаваплы» хәйрия фонды бирә.

         Быел җәй Казанда «Әни-эшмәкәр», дигән федераль уку проекты старт ала. Төрле министрлыклар ярдәмендә оештырылучы чараның тренинглары 9-13 июль көннәрендә Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йортта узачак.

         Татарстан башкаласында «Әни-эшмәкәр» проекты беренче тапкыр оештырыла. Узган ел әлеге проект Россиянең 20 төбәгендә үтте. Ә быел оештыручылар 50 төбәкне колачлаган.

         «Әни-эшмәкәр» проекты яңалыклары белән социаль челтәрләрдә дә танышырга мөмкин: Facebook, Одноклассники, VK.com и Instagram. 

         Заявканы  mama-predprinimatel.ru сайтында биреп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International