Чүпрәле районы тармак технологияләре техникумы территориясендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзү әле узган ел ахырында гына башланды һәм иң кыска вакыт эчендә төгәлләнгән. Тантаналы бинасын ачу бу ай азагында 31 май көнне планлаштырылган.