Чүпрәледә 80 процент басулар чәчелде

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

    Игенчеләр өчен быелгы яз бигрәк тә үзенчәлекле килде. Кыр эшләренә соңгарып керешү дә чәчүдә катнашучы механизаторларның икеләтә энергия белән эшләвен таләп итә. Чөнки көннәрнең бигрәк тә эссе торуы басулардагы дымның күпләп югалуына китерә. 
    Республика игенче – механизаторлары бу чорга билгеләнгән гектарларның 80 процентында эш башкарган булсалар, быел ул күрсәткеч 60 процент чамасы гына. Чүпрәледә бүгенге көнгә 80 процентка якын басу мәйданнарында орлыклар җир куенына салынды. Зәй районы уңганнары чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Чүпрәле игенчеләреннән алда Сарман һәм Тәтеш районнары бара. Районыбызның җаваплылыгы чикләнгән “Цильна”, “ТрансПорт” җәмгыятьләре, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Чуваш Бизнәсе филиалы һәм “Мәхмутов И.” фермер хуҗалыгы механизаторлары чәчү эшләрен уңышлы төгәлләделәр. “Бикчуров Р”, “Низамов А.” һәм “Гафуров Җ” фермер хуҗалыклары, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Татар Бизнәсе филиалы басуларында эш соңгы гектарларда дәвам итә. Район буенча 3144 гектарда шикәр чөгендере чәчелде. Бу барлык мәйданның 90 проценты дигән сүз. Шулай ук хәзер кыйммәтле культуралардан саналган көнбагышны да 1750 гектар чамасы басуларга урнаштырдылар. “Цильна” җәмгыятендә 300 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр дә чәчеп куйдылар. Дым барында чәчеп калырга кирәк. Бүгенге көннең һәр сәгате кадерле. Хәзерге вакытта иртәрәк чәчелгән сызма культуралар плантацияләрендә, бигрәк тә шикәр чөгендере басуларында чүп үләннәргә каршы агротехник чаралар үткәрүне киң колач белән оештырырга кирәк. Әлбәттә, үзләренә тапшырылган техниканы югары җитештерүчән файдаланган һәм эшне югары сыйфат белән башкарган механизаторларга мораль һәм материаль кызыксындыру чаралары да кулланылса, бик отышлы булыр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International