Чүпрәле укучысы Татарстан Республикасы язучылар берлегенең Дипломына лаек булды

2018 елның 20 апреле, җомга

Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 5 нче “Б” сыйныфында белем алучы, мәктәп күләмендә 5-8 нче сыйныфлар арасында “Ел укучысы” исеменә лаек булган сәләтле укучы Низамова Гүзәл (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина Ф.М.) “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” III республикакүләм Ренат Харис укуларында “Ренат Харис иҗатында матурлык төшенчәсе чагылышы” темасына уңышлы чыгыш ясап, Татарстан Республикасы язучылар берлегенең III дәрәҗәле дипломына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International