Чүпрәленең халык театры артистлары Диплом белән кайттылар

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, быелдан башлап “Идел – йорт” фестивале Шамил Закиров исемен йөртә башлады. Туфан Миңнуллин белән ул фестивальнең башлангычында, аның аяк баскан чорында бик нык ярдәм иткән. Шушы көннәрдә генә әлеге фестиваль кысаларында Буа сатира театры сәхнәсендә Шамил Закиров исемендәге “Идел – йорт” театр коллективларының регионара конкурсы буенча зона туры узды. Анда Чүпрәле районы Мәдәният йорты каршынды эшләп килүче халык театры артистлары драматург Наил Гаетбайның “Аты барның, дәрте бар” дип аталган ике пәрдәлек комедияле спектаклен күрсәттеләр. “Спектаклебезне Буа тамашачылары бик җылы кабул итте. Артистларыбыздан Рифкать Мөхәммәтшин, Гелсинә Чабаева, Тәслимә Җәмалетдинова, Альберт Мөшәрәпов, Зөлфия Кәлимуллина һәм Марат Камалов үз рольләрен аерым бер осталык белән башкарды. Ярдәмчем Рәйнә Бахитова, рәссам Илмас Нәфиев һәм музыка өлешен тәэмин итүче Галия Ахмедова да сәхнә әсәренең тамашачылар күңеленә хуш килүе өчен зур көч куйды”,- ди спектакльнең баш режиссеры Ринат Кәлимуллин. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йолалар культурасын үстерү буенча республика үзәге районыбыз халык театрына югары билге куя һәм Диплом белән бүләкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International