Язгы чакырылышта Чүпрәледән 40 лап егет егет хәрби кием киячәк

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Быелгы язгы чакырылыш, үткән еллардагы кебек үк, 1 апрельдән башлана һәм 15 июльгә кадәр дәвам итә. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган Указ нигезендә язгы чакырылышта Россия буенча 18 – 27 яшьлек 150 меңнән артык егет хәрби кием кияргә тиеш. Алар арасында Чүпрәле районыннан да 41 егет булыр дип фаразлана.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Буа һәм Чүпрәле районнары буенча бүлеге начальнигы, подполковник Радик Төхфәтуллин әйтүенчә, Чүпрәле егетләре хәрби хезмәткә бик җаваплы карый. Булачак солдатларны мәктәптә үк армиягә әзерләү дә үзенең уңай якларын күрсәтә. Шуңа да солдатларыбызның күбесе кыска гына вакыт эчендә хәрби хезмәт отличныгы булып җитлегәләр, тактик өйрәнүләрдә югары нәтиҗәләргә ирешәләр, командирлардан аларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары килеп тора. Хәрби комиссар армиягә бармый калуны җинаять ди, Россия Федерациясе Җинаять кодексы нигезендә андыйларны 200 мең сумга кадәр штрафка тарту яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралганлыгын әйтә.

Чакырылыш комиссиясенә  килгән егетләрнең кайберләре белән аралашып алдык. ”Без солдат хезмәтенә әзер!”,- диләр алар. Әле кайчан гына яшьләр башкачарак карашта, ягъни хәрби хезмәткә бик үк атлыгып тормыйлар иде. Аның бер генә ел булуы, югары уку йортларына кергәндә, эшкә урнашканда хәрби билетның да роль уйнавы, хәрбиләр тормышындагы уңай үзгәрешләр үз йогынтысын ясаган, димәк.

Чакырылыш комиссиясе район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов рәислегендә эшли, аның составында төрле ведомство вәкилләре: мәгариф идарәсеннән, хәрби комиссариаттан,  мәшгульлек үзәгеннән, табиблар, район эчке эшләр бүлегеннән, ветераннарның район советыннан һ.б.. 

Хәзер армиягә чакырылучыларга хезмәт итү вариантын сайлау мөмкинлеге дә тудырыла, ике альтернатива тәкъдим ителә: 1 ел сроклы хезмәт, яисә 2 елга контракт. Соңгысында контракт буенча хезмәт итүченең бөтен өстенлекләре (хезмәт хакы, яллар, тулай торакта яшәү һәм башкалар) саклана. Тик шунысы бар: контракт буенча бер ел хезмәт иткәннән соң кайтып китә алмыйсың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International