Сыерлы йорт - сыйлы йорт

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Әмма хәзер авылда яшәүчеләрнең дә күпчелеге ит-сөт продуктларын кибеттән сатып алуны хуп күрә. Тик шул ук вакытта, терлекчелекне кәсеп итеп, аннан табыш алып яшәүчеләр дә бик күп безнең якларда. Мисал итеп, Иске Ишле авыл җирлеген алыйк. Беләсез, әлеге җирлек составына 3 авыл — Яңа Ишле, Иске Ишле һәм Яңа Кәкерле авыллары керә.  Бүгенге көндә  анда   381 хуҗалык  исәпләнә,  881 кеше яши. Бу авыллар халкы мал-туарны яратып асрый. Бүген авыл җирлегендә 1334 баш эре терлек исәпләнә, шуның 386 башы савым сыерлар. 38 ат, 781 сарык һәм 35 кәҗә, 125 баш умарта да бар әле аларда.

Авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, 2018 ел башына  хуҗалыкларда маллар саны кимемәгән, киресенчә арткан гына.

–Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы республикада гаилә фермаларын, кече фермаларны үстерү буенча төрле программалар тәкъдим итә. Әлбәттә,  авылыбызда  алардан бик теләп файдаланучылар байтак. Туган туфрагына җаны-тәне белән бөреккән гаиләләр хуҗалыкларында үгезләр симертә, кәҗә-сарыкны күпләп асрый. Күпләр савым сыерлар санын арттырып, шуннан табыш алып, файдасын күреп яши. Сыерларны 3 баштан 8 башка кадәр арттырырга теләге булганнарга абзар төзү өчен 200 мең сум акча бирелә, 8 баштан да артыграк асрарга телисең икән, матди ярдәм 300 мең сум күләмендә. Шулай ук, буаз таналар өчен, сыер башына карап хөкүмәтебез субсидияләр түли. Атларга азык алу, каз, чеби асрау, малларга ветеринар профилактик чаралар үткәргән өчен субсидияләр каралган. Безнең җирлектә яшәүче халык  эштән курыкмый. Кайбер гаиләләр 10-20 башка кадәр мал-туар асрый.

Программа буенча кече ферма төзүгә үткән ел 4 кеше гариза язды, Фирдәүсә Биктудина, Рәмзия Билалова хуҗалыкларына 320 мең сум күләмендә субсидия бирелде, алар яңа мал абзарлары төзеде. Бүгенге көндә җирлектә 7 мини ферма эшли. Җирлек буенча гына да, хөкүмәттән үткән ел 1 574 300 сумлык ярдәм алдык.

Авыл җирлеге башлыгы күпләп сыер асраучыларны атаганда  Мәүлетов А.Ф., Нигъманова Н.М., Биктудин Р.Ф., Нигъманов А.Н., Биктудин И.Ф., Каюмов И.Н., Биктудин Т.Ф., Рахимов Ф.М. гаиләләрен санап китте.  Соңгы елларда авыл хуҗалыгында  сарыклар башы  кимеп барганда,  Яңа Кәкерле авылында яшәүче Нурмихәт Садыйков  үз хуҗалыгында 100 баштан артык сарык үрчетү белән шөгыльләнә, икән.

“Мал асрап та, акча эшләргә була”,- диләр, –ирле-хатынлы  Гүзәл һәм Айрат Нигъмановлар.

Күптәнге хыялларын тормышка ашырып, мини-ферма булдырганнар Нигъмановлар. Бүген алар сигез  баш савым сыеры, бозаулар асрыйлар. Аларга яздан башлап кош-корт кушыла, казын да, чебиен алалар.

–Тырыш булсаң, абзар тутырып мал асрап, авылда да рәхәтләнеп яшәргә була. – Үгез бозауларны симертеп тә, тере килеш тә сатабыз. Сөт саву аппаратларыбыз бар. Савылган сөтне авылда сөт җыючыларга тапшырабыз. Дөрес, соңгы вакытта хакы арзанайды, шулай да мал санын әлегә киметергә уйлаганбыз юк.  Малларга печәнне җәйлеген  үзебез әзерлибез, сатып та алабыз,- ди хуҗабикә. –Сау-сәламәт булганда, бар эшне гаилә белән бергәләп башкарганда, бер авырлыгы да юк. Авыл җирендә җитеш тормыш белән гомер итәргә теләсәң, күп итеп мал-туар асрарга кирәк.

Нигъмановлар  өч бала  тәрбияли. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәнне исәпкә алып, гаилә башлыгы балаларын да эшкә өйрәтеп үстерә.

–Бер сыерның җиде кешене сыйлы итүе – бу чынбарлык. Өстәлләребез, шөкер, мул ризыклы.  Без авылда, сыерлы йортта үстек. Шуңа да, авыл тормышын, йорт-җирен әлеге малсыз күз алдына китерә алмыйм. Терлек асрау крестьянның канына сеңгән  бит ул. Үз байлыгым. Сөт тә, ит тә үзебезнеке.

Дөрес, соңгы вакытта сөтне бик арзан бәядән сатып ала башладылар. Әллә нинди сәбәпләр дә табалар. Моны да җайларлар, дип өметләнәбез,- ди Айрат.

Әнә шулай һаман өметтә яшәргә күнеккән авыл кешесе. Өметләнеп җиргә бөреккән. Хезмәттән куркып шәһәргә чыгып чапмаган. Тормышын аз гына йоклап, күп эшләүгә җайлаган. Татарстанда моны күрәләр. Россия күләмендә дә шуны аңлый белсеннәр иде, авыл кешесенең хезмәте тиешле дәрәҗәдә бәһаләнсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International