Чүпрәлеләр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика укуларында катнашты

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

2018 елның 30 март көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә “Милләте өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” исемендәге Республикакүләм Ш.Мәрҗани укулары үтте.

Шушы чарада республикабызның 16 районыннан 72 укучы катнашты. Алар төркемнәргә бүленеп 5 секциядә эшләделәр. Республикакүләм Ш.Мәрҗани укуларында Чүпрәле районы “Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы Ранис Халилов та бар иде. Ул”Тарихта Мәрҗани хакында хатирәләр һәм аңа караш” төркемендә җиңүче һәм 1 дәрәҗәле диплом, истәлекле бүләк иясе булды. Без аның уңышлары өчен куанабыз һәм тәбрик итәбез.

Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын кире кайтару максатыннан һәм тууына 200 ел тулу уңаеннан Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе бинасында 2017 нче елның 8 нче декабрендә  музей  ачылган. Музейны булдыруда “Таттелеком” җәмгяте генраль директоры Шафигуллин Лотфулла Нурислам улы иганәчелек итә. Музейда Ш.Мәрҗаниның тормыш юлы, аның нәсел шәҗәрәсе язылган экспонатлар, фәнни хезмәтләре, язучыларның бөек шәхес турында язылган китаплары тупланган. Музейда безнең мәктәп укучысының фәнни-гамәли эше дә урын алды. Ул фәнни-гамәли эшендә  Ш.Мәрҗанинең әнисе ягыннан бабасы Иске Чокалыдан, әнисе ягыннан әбисе Татар Шатрашаны авылыннан, ерак бабалары районыбыздагы иң борынгы авыллар булган Татар Бизнәсе, Иске Чокалы, Татар Шатрашаны авылларында мулла булып эшләүләре турында һәм Ш.Мәрҗанинең безнең төбәккә үзе исән вакытта 2 тапкыр кайтуы, бабалары Иске Чокалы, Татар Бизнәсе авылы зиратларында җирләнгән булулары турында тасвирлады. Шулай булгач,  Чүпрәле белән Арча арасында туганлык җепләре бар. Фәнни-гамәли эшнең җитәкчесе Фәнил Хисамов. Әфәрин!

Илһам Хайрутдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International