Городищены үз иткән укытучы

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Тумышы белән ул Түбән Новгород якларыннан. Яшьтән үк спортны яраткан малай мәктәптә укыган елларда ук төрле ярышларда катнаша башлый. 1969 елда Лукоянов шәһәрендә урнашкан М.Горький исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы педагогия училищесына укырга керә һәм спорт белән чын - чынлап шөгыльләнә башлый. Чаңгы буенча училище, шәһәр һәм өлкә беренчелегенә ярышып беренче урыннар яулый. Александр Бушуевны Түбән Новгород җыелма командасы составына алалар. 1972 елда “Спартак” спорт җәмгыяте СССР беренчелегенә Төмән өлкәсенең Ишим шәһәрендә үткәргән ярышларда катнаша, йөзләгән спортчы арасында 32 нче күрсәткечкә ирешә. 1973 елда Татарстан мәгариф министрлыгына юллама алган укытучыны Чүпрәле районына җибәрәләр. Шушы елдан башлап ул районыбызның Городище авылы мәктәбендә (ул вакытта сигезьеллык була) физкультура укыта башлый. “Мин кайткан елларда мәктәптә 678 бала укый иде. Икенче елны ук мәктәп янында, районында беренчеләрдән булып, хоккей мәйданчыгы төзедек. Малайлар бик теләп шөгыльләнә башлады. Хоккейдан тыш өстәл теннисы секциясе дә ачыла. 1978 елда хоккей буенча республиканың авыл районнары арасында безнең Городище командасы беренче урынны яулады һәм сезонга нәтиҗә ясагач мине Чехословакиядә үтәчәк хоккей буенча дөнья чемпионатына путевка белән бүләкләделәр”,- ди Александр Николаевич. 1987 елда Казан дәүләт педагогия институтының “география” факультетын тәмамлый. “1984 елдан башлап 14 ел Городище урта мәктәбендә директор булып та эшләргә туры килде. Җитәкче эшләре белән берлектә балаларны спортка тарту буенча күп чаралар күрә идем. Нәтиҗәсе дә начар булмады, өч спорт мастеры, спорт мастерлыгына дүрт кандидат һәм берничә дистә беренче разрядлы спортчылар әзерләдем. 2002 елдан бирле районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә алкалы хоккей буенча укытучы – тренер вазыйфасын да алып барам, һәр елны биредә 70 тән артык укучы шөгыльләнә”,- дип дәвам итә ул сүзен. 1973 елда Городище авылының иң уңган, иң булган кызы Мариягә өйләнеп гаилә корып җибәрәләр, өч улга гомер бүләк итәләр. Аларның һәркайсы югары уку йортларын тәмамлап үзләре дә инде әти булганнар, дүрт балалары да бар. 1998 елдан бирле Александр Николаевич мәктәптәге Сугыш һәм Хезмәт даны музеен да җитәкләп килә. Биредә бүген меңнән артык экспонат бар. Мәгариф өлкәсендәге һәм балалар спорты хәрәкәтендәге күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен аны РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт отличнигы билгеләре, “Россия патриоты” медале, күп санда район җитәкчеләренең Мактау грамоталары белән бүләклиләр. Городище авылы халкыннан да аның турында мактау сүзләре генә ишетәсең. “Ул авыл тормышында да бик актив, үзешчән сәнгатьтә катнаша, бик матур җырлый, бии дә әле ул”,- диләр городищелылар. Шушы көннәрдә 65 яшен тутырса да Александр Николаевич күңеле белән һәрчак яшь, һәрчак аны балалар янында күрәсең. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International