1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 4 б сыйныфында очрашу узды

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Кичәгә  нигезен нык тотучы, бөтен көчен, вакытын кызганмыйча, көнне-төнгә ялгап эшләүче,  җиргә береккән, хезмәте җир белән бәйләнгән кешеләрнең берсе , туган ягына, туган җиренә багышлап язылган  күпсанлы китаплар авторы  - хөрмәтле авылдашыбыз, сыйныфташыбыз Гаделнең бабасы - Әмирҗан Адиҗан улы Сабирҗанов чакырылган иде.

Ул үзенең тормыш юлы турында сөйләде, укучыларны хезмәт итеп яшәргә, туган җиреңне яратырга чакырды. Үзенең туган җиргә багышлап чыгарлыган китапларын күрсәтте, аларның язылу тарихы турында укучыларга җиткерде.

Кичә бик эчтәлекле килеп чыкты. Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларын  бирделәр, бергәләшеп фотоларга төштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International