Марат Гафаров “Прогресс” һәм “Перспектива” предприятиесе хезмәт коллективлары белән очрашты

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Районның Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гафаров “Прогресс” һәм “Перспектива” муниципаль унитар предприятиесе  хезмәт коллективлары белән очрашты.

«Перспектива» унитар предприятиесе  районда 2015 елда оешкан иде. Бүген анда 35 кеше хезмәт куя. Оешманың төп эшчәнлеге  булып район халкын һәм оешма-  учреждениеләрне су белән тәэмин итү тора.  Предприятие балансында  282,3 км озынлыктагы су челтәре тора. Әлеге челтәргә 20 торак пункттагы  2696 йорт тоташкан. Моннан тыш, предприятие  җир асты  резервуарлары, су башнялары, каптажлар, насос  станцияләре һәм канализациянең дә тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итә.

Предприятие директоры  Валерий Художидков  үзенең докладында проблемалы мәсьәләләрнең берсе - район үзәгендәге  су белән тәэмин итү челтәренең 1,7 км.ының иске хәлдә булуын күтәрде.

“МУП “Перспектива” тагын бер юнәлеш - укучыларны авыллардан-авылларга йөртү белән дә шөгыльләнә.  Көн саен 18 мәктәп автобусы 15 маршрут буенча юлга чыга, шулай ук, төрле чараларга, чит өлкәләргә  балаларны йөртә.

Ә «Прогресс» предприятиесе  районда, чагыштырмача, яшь оешма. Ул 2010 елда эшчәнлеген башлап җибәргән иде. Оешманың төп бурычы –җылылк энергиясе белән тәэмин итү. Предприятие директоры Евгений Иванцов белдерүенчә, ел саен хезмәт күрсәтү күләме арта. Башлап  20 котельныйга хезмәт күрсәтелсә, бүгенге көндә аларның саны 60ка җиткән. Предприятиедә 52 белгеч эшли, шуларның 43 сезонлы эшчеләр.

Предприятие көче белән торак пунктлардагы котельныйларга мөмкин булган  төзекләндерү эшләре алып барыла, җылылык казаннары реконстукцияләнә һәм алмаштырыла,-диде ул. һәм  район үзәгендәге хастаханә котельныена  капиталь төзекләндерү кирәклеген дә әйтте.

Очрашуга йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гафаров әлеге ике предприятиенең стратегик оешмалар икәнлеген әйтеп үтте һәм аларның эшчәнлегендәге кайбер кимчелекләргә тукталды..

Үзебездә эшләп булган торган әйберләрне, бу җирлектә эшләргә кирәк. Мисал өчен әйтеп китәм-районны матурлау өчен утыртыла торган чәчәк үсентеләрен нигә инде кайдандыр эзләп йөрергә? Аны монда гына үстереп булмый мени? -диде Марат Гафаров.

Очрашу барышында хезмәт хакы, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләре дә анализланды.

Көннең икенче яртысында хезмәт коллективлары белән очрашу район мәдәният йортында үтте. Аңа кадәр Марат Гафаров Иске Элмәле авылында булып, авыл халкы белән сөйләште. Ә мәдәният йортындагы очрашуга редакция, хезмәт коллективлары чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International