Богдан Әхмәтханов спортчылар күңелендә яши

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, гомере бик иртә өзелгән, әле күптән түгел генә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан Богданны искә алып хоккей турниры үткәрү дә тикмәгә түгел. Ул бик оста спортчы иде. Үзен яшьтән үк десантчы булырга әзерләде. Нык характерлы егет хәрби хезмәткә барганчы ук берничә мәртәбә парашют белән сикереп үзенең десантчы булырга әзер икәнлеген раслады.

Спорт буенча аның дуслары да күп иде. Хоккей турнирын үткәрү өчен чыгымнарны да алар үз өсләренә алдылар. Мәйданга халык күпләп килгән. Алар арасында Богдан Әхмәтхановның әнисе, якын туганнары һәм дуслары бар. “Кыска гына гомер яшәсә дә, Богдан район спортында үзен танытып өлгерде. Ул бөтен спорт төре буенча да бик оста булды. Бигрәк тә ул хоккей уйнарга яратты. Без аңа зур өметләр багладык. Әмма язмыш аны үзенчә сынады. Көтмәгәндә шәфкатьсез үлем аны арабыздан алып китте. Аны искә алып Ватанны саклаучылар көне алдыннан шушы турнирны оештыруыгыз өчен ихлас рәхмәтемне әйтәм”,- диде мунициапь районның башкарма комитеты урынбасары Айрат Җәлалов һәм Богданның әнисе Илгизә ханымга истәлек бүләге тапшырды. “Улыбызны искә алуыгыз өчен зур рәхмәт. Богдан һич тә үлем турында уйламады, гел спорт белән шөгыльләнде. Спорт аның яшәү рәвеше иде. Әле хәзер дә аны сезнең арада дип күз алдыма китерәм”,- ди Илгизә ханым кайнар күз яшьләрен сөртеп. Боз мәйданчыгында төзелеп баскан хоккейчылар бер минут тынлык белән аның рухына баш иделәр. Ул көнне Богдан Әхмәтханов кубогы өчен Городище, Иске Чүпрәленең 1 номерлы, Иске Кәкерле, Иске Шәйморза һәм Кече Чынлы урта мәктәпләренең иң оста хоккейчылары көч сынашты. Турнирның финал өлешендә Иске Чүпрәле һәм Городище командалары очрашты. Соңгы елларда әлеге хоккейчылар һәр турнирның төп кубогы өчен дәгъва кылучылар булып саналалар. Һөҗүмче Нияз Вәлиуллин керткән бердән – бер алка Иске Чүпрәле мәктәбе командасына җиңү китерде. Өченче урынга Иске Шәйморза урта мәктәбе командасы лаек булды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Кубокка мәйдан хуҗалары ия булды. Турнирның иң яхшы капкачысы, һөҗүмчесе һәм сакчысы номинациясе буенча да махсус бүләкләр бар иде. Тармаклы технологияләр техникумы директоры Рамил Әхмәтов та иң яхшы уенчыга бүләк әзерләгән. “Богдан Әхмәтханов хәрби хезмәткә кадәр безнең студент иде, шуңа күрә бездән дә бүләк булсын дип уйладым”,- ди ул. Аның фикеренчә иң яхшы уенчы, бердән – бер алканың авторы Нияз Вәлиуллин булды. “Богданны онытырга ярамый, аның турындагы хәтирә озак еллар яшәргә тиеш”,- диештеләр хоккейчылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International