Чүпрәледә авыл җыеннары дәвам итә

2018 елның 16 феврале, җомга

Авыл җирлекләре башлыклары һәм әлеге биләмәдә хуҗалык итүче агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең халык белән очрашуы, еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, алга бурычлар билгеләү җыеннары бу атнада Татар Бизнәсе, каракитә, Алешкин-Саплык, Шланга, Уби, Зур Чынлы, Шәйморза, кече Чынлы авылларында булды.Халык җыеннарында районның хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләренең дә катнашып, кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирүе матур традициягә әйләнде. Бу халыкка район үзәгенә барып йөрмичә генә үзенә кирәкле консультацияне алырга, борчыган сорауларына җавап табарга ярдәм итә.

Якын арада гына районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына билгеләнгән Марат Гафаров белән танышырга теләп тә җыеннарга дәррәү булып килә авыл халкы. Марат Гафаров та Иске Дуван, Иске Задур кебек, халык саны 100гә дә тулмаган авылларга да шәхсән үзе килеп, андагы халыкның гозер-үтенечләрен тыңлады. Авыл халкын борчыган проблемалар саны азайса да, алар бар әле. Иске Задур авылында, мәсәлән, мәктәпне ремонтлап булмасмы, диделәр. Татар бизнәсе авылы халкы юлларны рәтләүне сорады, пай җирләренә түләү мәсьәләсе дә ят түгел халык өчен. Каракитә авылында исә, үстергән продукцияне, итне, мәсәлән, сатып булмаудан зарландылар. Шланга авылы халкы эш урыннары булдыру һәм хезмәт өчен лаеклы хезмәт хакы түләү мәсьәләсен күтәрде.

Туган җирләрендә яшьләр калмау да борчый авыл кешеләрен. Билгеле, кем дә үз авылының картаеп, юкка чыгуын теләми. Бу уңайдан Алешкин-Саплык авыл җирлеген уңай яктан үрнәк итеп китереп була. Менә ничәнче ел рәттән инде бу җирлектә туучылар санының үлүчеләргә караганда күбрәк булуы күзәтелә.

Гомумән алганда авыл җирлегендәге очрашулар җитәкчеләр һәм халыкның үзара аңлашу, киңәшләшү шартларында үтә. 


Резеда Җамалтдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International