Марат Гафаров Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

2018 елның 10 феврале, шимбә

Татарстанның Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Марат Гафаров билгеләнде. Яңа җитәкче билгеләү турындагы карар район Советының 24нче утырышында кабул ителде.

“Кадрлар ротациясе бара. Татарстан Президенты сезнең район башлыгын Хөкүмәткә эшкә чакырды. Бу югары бәя, - диде Татарстан Дәүләт Совтеы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алексей Полюшков та үз теләге белән эштән азат ителде. Аның урынына Марат Гафаров билгеләнде.

Марат Гафаров 1977 елның 22 апрелендә Яшел Үзәннең Карашам авылында туган. 2004-2005 елларда Татарстан Нурлат районы хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары, 2006 елда Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2006-2009 елларда Татарстан Президенты Аппаратының оештыру бүлегендә баш референт, Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсендә баш киңәшчесе. 2009-2010 – Татарстан Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2010 елда Татарстан Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкче итеп билгеләнгән. 2014 елның 31 декабреннән Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрының беренче урынбасары булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International