Укучылар Советлар Союзы Герое Зариф Алимовны искә алдылар

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Укучылар Зариф Алимовның Геройлар Аллеясында урнаштырылган бюсты янына Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары исеменнән чәчәкләр куйдылар. Укучылар, шулай ук, геройга һәм Бөек Ватан сугышы елларына багышланган шигырьләрен укыдылар, аның биографиясе белән таныштырдылар, авылдаш-геройны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Илнур Закиров үзенең чыгышында авылдашларның гына түгел, барлык райондашларның да геройларыбызны истә тоту кирәклеген, аларның якты истәлеген буыннардан-буыннарга җиткерү мөһимлеген ассызыклады.

Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимов 1921 елда Яңа Кәкерле авылында туа. Сугышка кадәр колхозда хисапчы, аннары тракторчы булып эшли.

Колхозда хисапчы булып эшләгәндә, газетада яшьләрне тракторчылар курсына туплау турында белдерү күреп ала.Техника иярләү хыялы белән укырга керә. Зариф тырышып укый. Алдынгы механизатор буларак, күмәк хуҗалыкта күпләр өчен үрнәк булып тора.

Ул армия сафларына 1940 нчы елда чакырыла.Аңа сугышның беренче көннәрендә үк алгы сызыкта булырга туры килә. Лейтенант Зариф Алимов каты сугышларның берсендә нык яралана. Госпитальдә яралары тезәлер – тезәлмәс тагын сугышның алгы сызыгына ыргыла. Мотоукчылар бригадасының автоматчылар взводы белән командалык итеп,күп тапкыр батырлыклар күрсәтә.

1944 елның язында 3 нче Украина фронтына делегация килеп, 23 нче танк корпусына Татарстан хезмәт ияләреннән җыелган акчага төзелгән сугышчан машиналар тапшыра. Аларның броняларына “Татарстан колхозчысы” дип язылган була. Татарстанда туып үскән , үзенең сугышчан иптәшләре белән бергә һәрвакыт алда булган автоматчылар взводы командиры лейтенант Алимовка танк тапшырыла. Алар дошманны тагын да ныграк дөмбәсләргә ант итәләр һәм үзләренең антына тугрылыклы калалар.

1944 елның мартында Украинаның көньягында корпус һөҗүм иткән вакытта, Алимов взводы дошманның көчле ике контратакасын да чигенергә мәҗбүр итә.  Зариф Алимов бигрәк тә зур батырлык күрсәтә. Ул 21 августтан 3 сентябрьгә кадәр Румыния территориясендә барган сугышларда катнаша.

Татар халкының батыр улы Зариф Алимов 1945 елның 31 январенда дошман белән каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була.  Аңа 1945 елның 24 нче мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Көннең икенче яртысында исә Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә Геройның истәлегенә багышланган чаңгы буенча ярышлар үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International