2017 елда Чүпрәледә 152 юл һәлакәте теркәлгән

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Аннан алдагы елда ул күрсәткеч 147 генә иде. Аларда һәлак булучылар да, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алучылар саны да арткан. Әйтик, 2016 елда юл – һәлакәтләрендә ун кеше зыян күрсә, 2017 елда ул сан 15 – кә җиткән. Былтыр өч кеше һәлак булган, 2016 елда ике генә иде. Тән җәрәхәте алучыларның саны икеләтә арткан, яисә үткән ел 18 кеше (2016 елда 9 кеше) хастаханәләргә озатылган. ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев әйтүенчә, юл – транспорт һәлакәтләренең барысында да автомобиль йөртүчеләр гаепле булган. –Шоферлар үзләрен юлда тәртипле тотсыннар, бер – берсенә ихтирамлы булсыннар иде. Автотранспортны идарә иткәндә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри икәнлеген дә онытырга ярамый. Таләп ителгән тизлек режимын үтәмәү дә авыр нәтиҗәләргә китерә. Бигрәк тә машина йөртүдә аз тәҗрибәсе булган шоферлар мине ишетер дип уйлыйм. Чөнки юл – транспорт һәлакәтләренең дә күп өлеше аларга туры килә,- ди автоинспектор. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International