2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

(Казан, “Татар-информ”, Гүзәл Гайнанова). Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә ремонт эшләре бара. Моннан тыш, әлеге объектлар төрле кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде.

 Программа 2017-2018 елларда тормышка ашырыла. Бу эшләргә барлыгы 7,5 миллиард сум акча тотылачак. Аның нәтиҗәләре буенча, республиканың 195 объектында капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International