Чүпрәле районы ЗАГС хезмәтенә - 100 ел

2017 елның 15 декабре, җомга

1917 елның 18нче декабрендә «Гражданлык, гаилә кору, балалар һәм гаилә хәле актлары кенәгәләрен алып бару турында»гы декретка кул куела. Аның нигезендә дәүләт органнарында теркәлгән никахлар булса гына гаилә төзелгән дип кабул ителә башлый. Район ЗАГС бүлегенең җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова белән оешманың үткәне һәм бүгенгесе хакында сөйләштек.

–Районда ЗАГС хезмәте оештырылуга тукталып алыйк әле...

–Кешенең дөньяга аваз салган, никахы теркәлгән, үлү көне билгеләнгән документлар һәр гасырда мөһим язма буларак исәпләнә. Алар төрле архивларда туплана. Тарихка күз салсак, туу, үлү турындагы документлар элек мәчетләрдә, чиркәүләрдә алып барылган. Безнең район халкының мәгълүматлары исә Буа өязендә тупланган, аннан губернияләргә җибәрелгән. Ә мөстәкыйль рәвештә ЗАГС бүлекләре районнар оешканнан башлап, эшли башлаган.

Бүгенге көндә бүлектә 2 кеше халыкка хезмәт күрсәтә. Төп хезмәтебез: никах теркәү, бала туу, үлү, аерылышу, исем-фамилияләр алыштыручы, уллыкка бала алучы һәм башка белешмәләр бирү өстендә эшләү.  Бер сүз белән әйткәндә, ЗАГС бүлеге һәр кеше белән яшәү дәверендә, аның тормышындагы мөһим вакыйгаларда роль уйнап,  бер адымда атлый– бу туган көннән алып, үлгәнчегә кадәр дигән сүз.

–Соңгысына аерым тукталганда, туу, үлем очраклары хакында ниләр әйтә аласыз. Күрсәткечләр ел саен нык үзгәрәме? Аерылышуларга килгәндә, аларның  сәбәбен нидә күрәсез?

–Туу һәм үлем-китем очраклары үткән еллар белән чагыштырганда бик нык аерыла. Әйтик, моннан 5 ел элек ел дәвамында  209  бала туган булса,   быел әлеге сан  бүгенге көнгә –130. Үлүчеләр исә, 415 булган,  быел әлегә –321.  Күрәсез, вафат булучылар саны азая бара, шул ук вакытта туучылар санының кимүе дә күзәтелә.

Гаиләләр   аерылышу турында гариза белән килгәч тә, әңгәмәләр үткәрергә тырышабыз. Озаклап сөйләшкәннән  соң, әлеге  теләкләреннән кире кайтучылар да бар. Ни генә булмасын, аерылуларны кисәтү буенча чаралар күрәбез.

–Бүген көнкүрешебезгә электрон хезмәт күрсәтү ныклап кереп урнашты. Сезнең бүлектә аның популярлыгы сизеләме?

–ЗАГС органы үзенең хезмәт күрсәтү дәверендә кулъязмалардан башланган документлар белән бүгенге компьютерлаштырылган системага кадәр бер гасырлык тарих юлы узды. Әлбәттә, бүгенге шартлар нигезендә халыкка хезмәт күрсәтү дә күпкә җиңелрәк.  Хәзерге вакытта никахларны теркәү турындагы гаризаларны электрон рәвештә алабыз. Әлеге  хезмәттән файдаланучы райондашларыбыз саны артканнан-арта бара. Интернетлары булган  һәркемгә дә бу хезмәт  үтемле һәм отышлы. Бер сүз белән әйткәндә, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайты https://uslugi.tatar.ru  аша бар мәсьәләләрне дә тиз арада хәл итеп була. Бу бүгенге замана таләбе дә.

–Бүлекнең 100 еллыгы уңаеннан нинди теләкләрегез бар?

–Юбилей бәйрәмен бүлек ветераннары, истәлекле даталар белән бәйле вакыйгаларга нигезләнеп үткәрергә җыенабыз. Ә теләкләргә килгәндә, иң башлап, әлеге хезмәткә  нигез салган ветераннарыбызның  олуг тәҗрибәсенә хөрмәт белдереп, рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук,  районда нык гаиләләрнең күп, балаларның күп тууын, вафат булучыларның аз булуын телисе килә.

–Әңгәмәгез өчен  рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International