Техникумда “янгынны” тиз сүндерделәр

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Тармаклы технологияләр техникумы коллективы гадәттән тыш хәлләргә әзер, андый чакларда үзләре башкарырга тиешле чараларны төгәл үтиләр. 

Мондый бәяне МЧС вәкилләре уку йортында үткәрелгән өйрәнүдән соң бирде. Билгеләнгән вакыт җитүгә техникумда янгын сигнализацисе эшли башлады. Берничә минут эчендә үк хезмәткәрләрне һәм укучыларны сулыш юлларына битлекләр каплап эвакуацияләү башланды һәм аларны уку йорты территориясеннән читкә чыгардылар. Барлык сыйныфлар һәм бүлмәләр тикшерелеп чыкканнан соң, коткаручылар янгын сүндерү штабы начальнигына: "Бинада бер кеше дә калмады. Тәрәзә-ишекләр ябык, электр җиһазлары сүндерелгән су краннарын ачтык",- дип хәбәр итте. Бу эшләр барысы да норматив вакытка туры килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан кимчелекләр юк. Барысы да төгәл һәм оешкан төстә үтте. Норматив вакытына сыештылар. Мондый өйрәнү дәресләре техникумның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр чаралары календарь-планы нигезендә дә үткәрелә. Аларда төрле очраклар карала. Шартлау, янгын, химик матдәләр белән зарарлану, һ.б. Белеп тору беркайчан да комачауламый,- ди әлеге хезмәт начальнигы урынбасары Айрат Садыков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International