Иске Чүпрәледә урам юбилеен билгеләделәр

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Иске Чүпрәле авылының Юбилейный урамында яшәүчеләр көзнең көнендә бер матур бер чара үткәрделәр. Аны гади генә итеп Урам бәйрәме дип атадылар. Исә Чынлыкта, урам бәйрәме олы бер тарихка барып тотаташа һәм юбилейлы дата -50 еллыгы белән билгеләнә.

Бәйрәмне оештыручы, шушы урамда гомер кичерүче Сания апа Хәйруллина. –Әлеге бәйрәмне үткәрү идеясе белән тормыш иптәшем Альфик янып йөрде. Кызганыч, быел арабыздан мәңгелеккә китте, ә хыялы тормышка ашмый калды. Чараны үткәрүне аның истәлеге якты булсын дип, тирә күршеләр дә хуплап алды. Шулай итеп, оештырдык бергәләшеп,-ди Хәйруллина Сания апа.

Төрле җитәкче урыннарда хезмәт куйган Альфик ага Хәйруллин моннан ике ел элек урамга асфальт юл салынгач, олы оештыра бәйрәм. Ә урамның тарихы чыннан бай тарихлы. Буа Район составыннан чыгып, янә мөстәкыйль булып яши башлагач, оеша Юбилейный урамы. Бу елда 1967 була. Районга җибәрелгән җитәкчеләр өчен хезмәт фатирлары нәкъ шушы урамда төзелә башлый. Биредә райкомның беренче секретарьләре, социалистик геройлары хезмәт, атказанган табиблар, военкомнар, кыскасы дәрәҗәле затлар гаиләләре белән яши. Дөрес, хезмәт йөкләмәсе буенча алмашулар күп була. Шулай да, урамдагы татулык, күршеләр арасындагы җылы мөгамәлә еллар буе да үз кыйммәтен югалтмый, традицияләр саклана, бирегә яшәргә килгән яшь гаиләләргә тапшырыла бара.

Сания апа Хәйруллиналар да бирегә 1974 елда килеп төпләнәләр. Беркүпмедән соң, Альфик аганы Каракитә авылына күчерәләр. Тик янә районга күчерелгәч, алар беренче нигезләнгән урыннарына кайтырга булалар.

-Биредә башлап биш йорт, аннан 10 йорт төзелә. Бүгенге көндә инде 19 гаилә яши,-ди урамның иң өлкәне Фиркать Җәлалов. Алар гаиләсе дә ул җитәкче булып яши эшләгән елларда башлый бу урамда.

Урамның иң өлкән яшәүчеләреннән тагын берсе ул Шәрәповлар гаиләсе. Сания апа һәм Альберт абый Шәрәповлар 1978 елда гаилә корып, шунда килеп төпләнәләр. Урам тарихын барлаганда аларның да сөйләр сүзләре күп иде.

Урам бәйрәмен билгеләргә олысы, кечесе барысыда чыккан иде. Көн булса да Яңгырлы, мул табын әзерләгәннәр, самоварлы чәй кайнаттылар. Сания апа үзе дә күршеләрен кайнар коймактан авыз иттерде.

Түгәрәк табын артында һәркайсы үзенең әлеге урамга ничек килеп урнашу тарихын сөйләде. Тирә-күршеләрнең бер-берсенә булган хөрмәтен, яшәүләрен булышып әйттеләр, вафат булганнар рухына дога кылдылар.

Күршеләр белән шулай җылы мөнәсәбәттә, дус-тату яшәү күренеше бүгенге көндә кызганычка каршы, сирәк күренеш. Хәдистә дә, бакыйлыкка күчкәч, “ Күршеләрең белән әйбәт тордыңмы”, дип сорау алырлар ди. Әлеге чара аганың мәрхүм Альфик рухын шатландырса, икенчедән күршеләр белән дус-тату, бергә ярдәмләшеп яшәүнең асылын да чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International