Чүпрәледә тыл ветеранына 90 яшь тулды

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Югары Каракитә авылында яшәүче Якуп абый Шаруков үткән көннәрдә гомеренең унынчы дистәсен ваклады. Бер гасырга якын тарихлы гомер бәйрәме-90 яшьлеге уңаеннан котларга аны белән матур гадәт район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, авыл җирлегеннән вәкилләр килде.

Өлкәннәрнең күңелләре самими сыман баланыкы. РФ Президентыннан котлау һәм район башлыгы бүләге тапшырганда Якуп абый да шатлык куанычын яшермәде: “Путин да туган беләме көнемне?” дип сорап куйды. Чыннан да хөкүмәт җитәкчелегенең сугыш елларын, аннан соңгы илне торгызу вакытларын үткән олы буынга ихтирамы зур.

Якуп абый да үзен белә башлаганнан бирле, олылар арасында хезмәткә тартыла. Әтисе Шиһап абый янәшәсендә тимерчелектә эшли башлый. Әлеге өйрәнгән һөнәре аннан соң да үзенә хезмәт итә. Бу эштә колхоз чорында да 20 еллап эшли ул. Аннан соң, урман кисәргә китә, агач эшкәртү эшләрендә була.

1942 елны хәтерли Якуп абый аеруча. -Авылда берничә хатын-кыз һәм безне Буа районында Суыксу авылы янәшәсендәге тимер юлны төзергә алып киттеләр. Дошман бик тиз килде бит. Шуңа саклану чарасын күрергә иде. Ташыттылар юлны төзергә бездән туфрак Тимер,-дип сөйли ул.

Әлеге барлап хатирәләрне улларына, кызларына да сөйли Якуп абый. Еллар узгач, олы Зәки улы әтисен яшь вакытында эшләгән шушы тимер юлларын күрергә алып килә дә.

Колхозлар гөрләп эшли башлагач, анда төзелешләр башлана. Фермалар, авылда клуб төзиләр. Әлеге биналарны төзүдә дә Якуп абыйның өлеше зур була.

-1965 елда авылда агач клуб эшләдек, кызганыч соңрак ул янып китте. Күперләр, сарык күп фермалары төзелде,-ди Якуп абый.

Лаеклы ялга чыккач та ветеран 4 еллап хезмәт куя. Тормыш иптәше алар белән алты балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә барысы да исән имин, әниләре генә өч еллап вафат булган.

Якуп абыйның янәшәсендә кече Шамил улы, тормыш иптәше белән Эльмира белән тора. Аларга якын киңәшче, төп өйдә нигезне, балаларны бергә җыйнап торучы да әле ул Якуп абый.

“көннәрең ничек үтә”, дип соравыма да бик теләп: “бәрәкәт Хәрәкәттә”, тик торырга яратмыйм. Мәчеткә йөрим, өйдә хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам, ди.

Моннан ике ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашуга барган Якуп абый. Әлеге очрашуны да җылылык белән сагынып сөйли.

Өлкәннәрнең балачаклары, яшьлекләре авыр елларга туры килеп, күңелләрендә тирән эз калдырса да, яшәү көче, тормышка булган оптимистик карашлары югалмаган. Иң мөһиме, әлеге хис бүгенгәчә, олыгайган гомер көзендә дә яши. Шулай була күрсен, картлык белән бәхетле булсын яшәргә, өлкәннәребез сезгә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International