Чүпрәледә 63 процент урып- җыю эшләре үткәрелде

12 августа 2016 г., пятница

Бөртекле культуралар чәчелгән барлык мәйданнарның 60 проценттан артыгында урып- җыю эшләре үткәрелде. Һәр гектардан уртача уңыш 26 центнерны тәшкил итә. 

Басуларның уңдырышлылыгы буенча “Цильна”хуҗалыгына тиңнәр юк. Биредә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 42 центнердан артык ашлык суктыралар. Борчактан- 41,95, арпадан- 49, солыдан- 46 һәм викадан 27 центнер уңыш алына. Җәмгыять җитәкчесе Барис Гафуровның әйтүенә караганда, биредә 4- 5 көннән урак тәмамланырга да мөмкин. Хәзер хуҗалыкларда барлык төр культураларны да суктыруга керештеләр. Дөрес, соңгы көннәрдәге явым- төшем игенчеләр эшенә беркадәр тоткарлык ясады. Шуңа да карамастан 10 августта “Ак Барс- Чүпрәле” агрофирмасының Матак, Яңа Элмәле һәм Чуваш Чүпрәлесе филиалларында 4820 центнер ашлык суктырдылар. Район буенча 24873 гектардан суктырылган ашлыкның тулаем җыемы 64754 тоннага җитте. Саламнан бушап калган басуларда туфрак эшкәртү кебек агро техник чаралар да дәвам итә. Бүгенге көнгә андый мәйданнар 5975 гектарны тәшкил итә, шуның 5056 гектары сукаланды. “Цильна” хуҗалыгында әлеге чара 1300 гектарда үткәрелде. Район буенча 5500 гектардагы пар җирләре эшкәртелде. Уҗым культуралары чәчү өчен 10700 гектар туфрак әзерләнде,126 гектар арыш һәм 107 гектар көзге бодай чәчелде. Берүк вакытта терлек азыгы әзерләү эшләре дә дәвам итә. 3814 гектардагы күпьеллык үләннәр икенче катка чабылды.


Рәшит Фатхуллов

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International